islamkingdomfaceBook


Дәхи Ул – Аллаһ кешеләрне ирле-хатынлы итеп вә башка һәрбер җан иясен һәм үсемлекне шулай парлы итеп халык кылды.

Ана җенесләрнең карнына төшкән бер тамчы судан.

Вә икенче мәртәбә кыямәт көненә кубармак Аллаһугадыр.

Дәхи Ул – Аллаһ байлык бирде вә терлек малларын бирде.

Дәхи Ул – Аллаһ Шигъра йолдызының Раббысыдыр.

Дәхи Ул – Аллаһ беренче Гад кавемен һәлак кылды.

Дәхи Сәмуд кавемен һәлак итте, алардан һичкемне калдырмады.

Дәхи болардан элек Нух кавемен һәлак итте, алар бик залим вә бик азган иделәр.

Дәхи Лут кавеменең шәһәрләрен күтәреп әйләндереп ыргытты.

Ул шәһәрләрне бер каплый торган нәрсә каплады.

Ий адәм баласы Раббыңның кайсы нигъмәтләрендә низагълашырсың, шик төшерерсең?

Бу Мухәммәд г-м җәһәннәм белән куркытучыдыр әүвәлге куркытучылар җөмләсеннән.

Кыямәт якын булды.

Кыямәтнең кайчан булуын ачык белүче һәм вакытын билгеләүче Аллаһудан башка һич юктыр.

Әллә ошбу Коръән сүзләреннән ґәҗәбләнәсезме?

Вә көләсез, никтер еламыйсыз?

Хәлбуки үзегез гафилләр, сукырларсыз Коръәннең хикмәтләрен фәһемли алмыйсыз.

Аллаһуга сәҗдә кылыгыз һәм гыйбадәт кылыгыз!

Кыямәт көне якынлашты һәм ай ярылды. (Мәккә мөшрикләренең соравы буенча ай икегә ярылып Хира тавының ике ягыннан күренеп торды. Бу эш Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрлегенә табигый могҗиза иде, ләкин мөшрикләр үзләре сораган могҗизага ышанмадылар, сихер диделәр.)

Әгәр ул кәферләр бер могҗизаны күрсәләр, аннан йөз чөерәләр, инкяр итәләр һәм бу куәтле вә даими булган сихер диләр.

Вә Коръәнне һәм расүлне ялганга тоттылар вә үзләренең күңелләре теләгән нәрсәгә иярделәр, шуның өчен адаштылар. Бит һәр эш үз урынына урнашучыдыр, ягъни Коръән белән гамәл кылмыйча адашкан кешенең урыны җәһәннәмдер, Коръән белән гамәл кылып һидәятне тапкан мөэминнәрнең урыны җәннәтдер.

Тәхкыйк аларга килде пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның хәлләреннән хәбәрләр, анда булган гыйбрәтләрне аңлап Аллаһуга карышудан тыелырга булганнар.

Бу Коръән камил вә ниһаять дәрәҗәгә ирешкүче хикмәттер, хикмәт иясе булган Коръәнне ялганга тотучыларга, пәйгамбәрләрнең куркытуы ничек тәэсир итсен.

Куркыту әсәр итми торган гафилләрдән кисет, Исрафил фәрештәнең чакырган көнендә, бер бик куркынычлы мәхшәр көненә чакырганда.